24 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә "Алтын йөзлек" ("Золотая сотня") конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Чара Эшкуар йортында булачак.
Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар конкурсы йомгаклары 2018 елның 27 декабрендә игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы Эшкуар йортында узачак.
Эшкуар йортында "Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фондының Факторинг компаниясе" ҖЧҖ клиентларының һәм Фондның ярдәм чараларыннан потенциаль файдаланучылар белән очрашу булды. Фонд эшчәнлегенең төп юнәлешләре, эшкуарларга ярдәм итү буенча тормышка ашырыла торган чаралар һәм шартлар, экспортка ярдәм итү үзәге хезмәтләре, шулай ук 2019 елга факторинг хезмәтләрен тормышка ашыру перспективалары күрсәтелде.
Иң яхшылары һәм алдынгылар. Татарстанның муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары бүген үзләренең проектларын яклады. 13 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр көндезге укуның өч модульле программасын уздылар. Жюри составында эшләрне "Иң югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү институты кафедрасы мөдире, профессор Валентина Кириллина бәяләде.
Бүген Казан федераль университетында һәр муниципаль берәмлек өчен кече һәм урта эшкуарлыкны көндәшле тирәлектә үстерү проектлары яклана. Аларны муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары өчен квалификация үзгәртү программасы кысаларында әзерләгәннәр. Өч модульле көндезге укыту программасы быелның 13 ноябреннән 11 декабренә кадәрге чорда узды.
Казанда ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.
22 декабрьдә Казанда коммерциясез оешманы ничек оештырырга һәм социаль проектларны ничек итеп уңышлы үстерү турында сөйләчәкләр. КФУның "УНИКС" (Пушкин ур., 27) комплексында 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр белем бирү семинары узачак. Оештыручылар булып Эшкуарлыкка ярдәм фонды - Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге һәм Казан федераль университеты чыгыш ясый.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча республика конкурсына старт бирде.
Бүген Казанда "Кама иноовацион территориаль-җитештерү кластеры" коммерциясез партнерлыгы" ассоциациясенең Коллегия утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
Бүген Губернатор Сергей Цивилев җитәкчелегендә Кемерово өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасының икътисадый потенциалын өйрәнде. Татарстан Икътисад министрлыгында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбсары Юрий Камалтынов һәм ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин белән очрашу узды. Республиканың Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер ZakazRF электрон сәүдә мәйданчыгын - Дәүләт һәм муниципаль заказчылар ихтыяҗы өчен электрон аукционнарның федераль мәйданчыгын тәкъдим итте.