Ел саен уздырыла торган "Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы идея" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, аны ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
ТР Икътисад министрлыгы, Россиянең Инновацияле төбәкләр ассоциациясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгының ТРдагы вәкиллеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган "Россиянең "Инноскоп" ачык инновацияләр үзәге" проекты "Цифрлы икътисад" номинациясендә җиңүче булды.
Әлеге проект фән, технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә нәтиҗәле коммуникация системасын формалаштыру буенча Россияне фәнни-технологик үстерү стратегиясе бурычларын хәл итү, шулай ук Россиянең фән һәм сәнәгать арасында төбәкара багланышларын төзү кысаларында эшләнде.
Инноскоп - ул күпләр файдалана торган цифрлы мәйданчык, ул "белгечтән белгечкә" принцибы буенча технологияләр һәм инжиниринг өлкәсендә оператив хезмәттәшлек итү аша Россиянең ачык инновацияләр базарын формалаштыруга юнәлдерелгән. Платформа технологик чишелешләрне соратуны, булган эшләнешләрне коммерцияләштерүне, фән-технология өлкәсендә партнерлар эзләүне, төбәк идеяләре һәм ниятләре турында фикер алышуны оештыру, шулай ук инжиниринг хезмәтләрен һәм югары технологияле җайланмаларны эзләү буенча мөмкинлекләр бирә. Порталдагы барлык сервислар бушлай.
Порталда катнашучылар булып оешмаларның вәкилләре һәм физик затлар тора, аларны бер уртак максат берләштерә - инновацияле проектларны һәм югары технологияле хезмәтләрне эзләү яки алга этәрү. Шул ук вакытта мәйданчык Россиядәге иң эре югары технологияле җайланмалар һәм инжиниринг хезмәтләре базасы белән, шулай ук гамәлдәге технологияләр һәм эшләнешләр каталогы белән ныгытылган, бу исә катнашучыларга барлык ил буйлап оешмаларда кызыклы компетенцияләрне табарга булыша. Биредә үк кооперация проектларын һәм технологик консорциумнарны оештыру мөмкинлеге дә бар.
Хәзерге вакытта проектта Россиянең 82 төбәгеннән 1600 артык катнашучы катнаша, аларның күпчелеге - югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар, инжиниринг өлкәсендә 42 000 берәмлектән артык җайланма һәм 3500 хезмәт, шулай ук 10 000 артык эшләнеш һәм технология тәкъдим ителгән.
www.innoscope.ru или www.инноскоп.рф сайтында Россиянең ачык инновацияләр базарына кушылырга чакырабыз.