Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Кара металл, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген гамәлгә ашыруга карата мәҗбүри таләпләр: хокук бозу төрләре, кисәтү" семинары узды. Анда әлеге өлкәдә бизнес алып баручы һәм алып барырга теләгән эшкуарлар катнашты.
Семинарда эшкуарлык эшчәнлегенә карата лицензия таләпләре өйрәнелде. Аерым алганда, катнашучылар лицензия алуга документлар тутыру мәсьәләләрен, бертип хаталар һәм аларны бетерү ысулларын; җир кишәрлекләренә һәм җиһазга карата таләпләрне, ватык әзерләү эшчәнлеген тикшереп тору үзенчәлекләрен карады. Икътисад министрлыгы белгечләре билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мәгълүмат бирү һәм аларның тикшерүләргә әзерлеге максатында "Сыналган бизнес" интернет-ресурсы төзелде. Бүген белешмәлектә Татарстан Республикасында 29 контроль-күзәтчелек органы ачыклый торган 382 типик кагыйдә бозу бар. Сайтка кергән һәркем тикшерүгә ничек әзерләнергә һәм уңышлы үтәргә икәнен белергә, шулай ук экспертлардан бушлай консультация алырга мөмкин.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте