2019 елның 6сыннан 8 июненә кадәр Санкт-Петербургта XXIII Петербург халыкара икътисад форумы – бизнес һәм икътисат дөньясында зур вакыйга узачак. Бу – дөнья дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары, иң эре халыкара компанияләр җитәкчеләре, әйдәп баручы экспертлар, җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре очраша торган урын. Форумда Россия, үсеп килүче базарлар каршында торган төп икътисадый мәсьәләләр карала.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Буа аквакультурасын гамәлгә ашыру өлкәсендә хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты буенча бизнес-берләшмә вәкилләреннән тәкъдимнәр кабул итә. Ачык консультацияләр үткәрү турында мөрәҗәгать Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан килде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" темасына "түгәрәк өстәл" үткәрә. Чара ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашында узачак.
Агымдагы елның башыннан бизнес өчен күп функцияле үзәктә (КФҮ) электрон санлы имза алу буенча хезмәт күрсәтәләр.
Әлеге хезмәт "Такснет" ЯАҖ Таныклык үзәге белән төзелгән килешү нигезендә күрсәтелә.
Республика күп функцияле үзәкләрендә эшкуарлар "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ хезмәтләрен алырга мөмкин.
2018 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 2017 ел дәрәҗәсенә 102,0% тәшкил итте, җибәрелгән продукция күләме - 2 818 млрд сум.
Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 216 млрд сум тәшкил итте (2017 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 97,1%). 2018 елда тармак күрсәткечләренә аномаль эссе һава һәм явым-төшем кытлыгы йогынты ясады.
Дәүләт тиздән россиялеләрне туу һәм үлүне теркәүгә документлар тапшыру бурычыннан азат итәчәк, димәк гражданнарга зур санда бланклар тутырмаска һәм хакимият органнарына мөрәҗәгать итмәскә мөмкин булачак. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге процедуралар автомат рәвештә башкарылачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кара металл, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар вәкилләре белән семинар узды.
"Кече булмаган бизнес" - кече һәм урта бизнес өчен илнең төп премиясе. Илкүләм премиядә бөтен Россиядән 25 меңнән артык эшкуар, шул исәптән Татарстан эшкуарлары Булат Шакиров "Инновацион алгарыш" һәм Артур Брюханов "Ашкынулы үсеш" номинацияләрендә катнашырга карар иткән.
Төзелеш "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциясез оешмасы финанслашуы ярдәмендә башкарылды. Проектның гомуми бәясе 378,424 млн сум тәшкил итте (шул исәптән: Фонд акчалары хисабына - 335,232 млн сум, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына - 43,192 млн сум).