"Түбән Кама" сәнәгать паркының инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелеше тәмамланды

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Төзелеш "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерциясез оешмасы финанслашуы ярдәмендә башкарылды. Проектның гомуми бәясе 378,424 млн сум тәшкил итте (шул исәптән: Фонд акчалары хисабына -  335,232 млн сум, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына - 43,192 млн сум).

Сәнәгать паркының гомуми мәйданы 20,0 га тәшкил итә. Сәнәгать паркының резидентлары барлык кирәкле инженерлык челтәрләре һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта биш резидент төзелеш мәйданчыгына чыгып, үз инвестиция проектларын гамәлгә ашыра.

Резидентлар инвестицияләренең гомуми күләме 2020 елга 1,0 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк, 262 эш урыны булдыру ниятләнә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International