ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстанда инвестицион климатны һәм бизнес алып бару шартларын яхшырту турында сөйләштеләр. Анда "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе темасына "түгәрәк өстәл" узды.

Быел Татарстан җитештерүчеләре үз тауарларын Миланда, Ташкентта, Шанхайда, Дубайда, Истанбулда һәм башка чит ил шәһәрләрендә тәкъдим итә алачак. Республика эшкуарларының 12 халыкара күргәзмәдә катнашуын "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КОның Экспортка ярдәм үзәге оештыра.

Бүген профсоюзларның Укыту-тикшеренү үзәгендә республика предприятиеләре һәм оешмалары профсоюз комитетларының яшьләре белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты. Очрашу барышында ул Стратегия-2030га кертелә торган төп үзгәрешләр турында сөйләде. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Стратегия-2030га өстәмәләр федераль дәрәҗәдәге стратегик планлаштыруның яңа документларын, шул исәптән, илнең төп стратегик документы - "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Россия Федерациясе Президенты Указын кабул итүне исәпкә алып әзерләнгән.

Санлы икътисад һәм социаль эшкуарлык үсеше, инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру, акселерациянең тармак программаларын формалаштыру. Әлеге мәсьәләләр 14-15 февральдә Сочида Россия инвестиция форумы кысаларында каралачак. Быел чараның төп темасы: "Илкүләм проектлар: стратегиядән гамәлгә". Форум түбәндәге юнәлешләр буенча узачак: "Төбәк сәясәте: сынауларга җавап биреп", "Яңа социаль повестка", "Россиядә эшлекле климат. Үсешкә таба юлда", "Яшьләр эшкуарлыгы көне".


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген республиканың Министрлар Кабинетында  РФ Федераль Җыены Федерация Советына Татарстаннан сайланган әгъзалар һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды, аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Чара республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды. Төп темасы республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү һәм Татарстанның федераль максатчан программаларында катнашуы булган утырыш эшендә ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршында Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашты.

"Арча", "Буа" һәм "Урыссу" сәнәгать парклары төзелешен быелның көзенә тәмамларга ниятлиләр. 2019 елның азагына мәйданчыкта яңа резидентлар барлыкка киләчәк. Буа һәм Ютазы районнары өчен болар - беренче инфраструктура объектлары, ә  муниципаль дәрәҗәдәге 3 сәнәгать мәйданчыгы эшләгән Арча районы өчен ул - тәүге эре сәнәгать паркы.

"100 шәһәр лидеры" программасында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул гражданнарны үз шәһәрендә яңа идеяләрне гамәлгә ашыруга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен шушы сайтта теркәлергә: https://100gorodov.ru, һәм үз проектыңны, командаңны тәкъдим итәргә, шулай ук мотивацион видео яздырырга кирәк. Сайлап алу 10 февральгә чаклы үткәрелә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2018 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт һәм муниципаль контрольне (күзәтчелекне) гамәлгә ашыру турында докладлар әзерләү мәсьәләләре каралды.Чара видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, шулай ук җирле үзидарә органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен җаваплы вазыйфаи затлары катнашында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International