катнашуга 25 мең гариза бирде
"Кече булмаган бизнес" - кече һәм урта бизнес өчен илнең төп премиясе. Илкүләм премиядә бөтен Россиядән 25 меңнән артык эшкуар, шул исәптән Татарстан эшкуарлары Булат Шакиров "Инновацион алгарыш" һәм Артур Брюханов "Ашкынулы үсеш" номинацияләрендә катнашырга карар иткән.
"Катнашучыларның активлыгы илебездә торган саен күбрәк кешенең эшкуарлык һәм үз эшеңне алып бару мәсьәләсе белән кызыксынуын күрсәтте, - дип билгеләп үтте РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин. - 25 меңнән артык кеше чын табыш китереп кенә калмыйча, үз шәһәрләре һәм төбәкләрендә тормышны яхшыртучы шәхси бизнеслары турында сөйләргә карар кылды. Ә бу чираттагы мәртәбә Россиядә кече бизнесның зур эшләр башкарырга сәләтле икәнен исбатлый".
23-27 гыйнварда премиянең икенче этабы старт ала, ул иң яхшы 100 номинантны билгеләячәк. Катнашучылар өчен премиянең nemaliy.biz. рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин. Порталда шулай ук киләсе сайлап алу туры хакында нечкәлекләрне белергә була.
Премия җиңүчеләрен "Алтын ел" көтә - бу компания һәм аның хуҗасы өчен өстенлекләр җыелмасы, шул исәптән КХРга күчмә бизнес-программа, 2019 елгы Санкт-Петербург икътисадый форумына премиаль билет, әйдәп баручы эшкуарлар тарафыннан бизнеска диагностика һәм башкалар.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 6 февралендә Мәскәүдә ЦДП (Цифровое Деловое Пространство) мәйданчыгында булачак. Тантанада 600дән артык кунак көтелә. Бүләкләүдә шәхсән була алмаган кешеләр өчен онлайн-трансляция оештырылачак.