Республика күп функцияле үзәкләрендә эшкуарлар "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ хезмәтләрен алырга мөмкин

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасында барлык КФҮдә ("Минем документлар" офислары) "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖнең түбәндәге хезмәтләрен күрсәтү оештырылган:

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында»  209-ФЗ номерлы Федераль законда каралган дәүләт һәм муниципаль милек исемлекләренә кертелгән һәм өченче затлар хокукларыннан азат күчемсез милек турында бирелгән параметрлары буенча мәгълүмат сайлау хезмәте;

"Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан тауарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында" 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә,  Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәгаен заказчыларның тауарларын, эшләрен, хезмәтләрен, шул исәптән инновацион продукциясен, югары технологик продукциясен сатып алуларда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының катнашуын оештыру турында бирелгән параметрлары буенча мәгълүмат бирү хезмәте;

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме төрләре һәм шартлары турында бирелгән параметрлар буенча мәгълүмат бирү хезмәте;

4. "Корпорация МСП" АҖ укыту прграммалары буенча тренинглар һәм мондый тренингларда катнашуга электрон язылу турында мәгълүмат бирү хезмәте;

5. "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан тауарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә билгеләнгән тәгаен һәм аерым заказчыларның агымдагы елда кече һәм урта эшкарлык субъектларыннан сатып алулар күләме һәм номенклатурасы турында бирелгән параметрлар буенча мәгълүмат бирү хезмәте;

6. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын хасил итүче Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар турында, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә күрсәтелә торган чаралар һәм шартлар турында мәгълүмат бирү хезмәте;

7. "Бизнес-навигатор МСП" порталында теркәү буенча хезмәт.

"Минем документлар" офислары аша Корпорация хезмәтләрен алу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектына  үз ИНН белү, шулай ук үзе белән шәхесен раслаучы документ (РФ гражданины паспорты) булу да җитә.

"Минем документлар" офисларының адреслары һәм эш режимнары турында мәгълүмат  https://mfc16.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган. Корпорация хезмәтләре турында өстәмә мәгълүматны Корпорациянең рәсми сайтында алырга мөмкин: http://corpmsp.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International