Дәүләт тиздән россиялеләрне туу һәм үлүне теркәүгә документлар тапшыру бурычыннан азат итәчәк, димәк гражданнарга зур санда бланклар тутырмаска һәм хакимият органнарына мөрәҗәгать итмәскә мөмкин булачак. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге процедуралар автомат рәвештә башкарылачак.
Хәзерге вакытта ведомство кайбер дәүләт хезмәтләрен проактив режимда, ягъни автомат рәвештә күрсәтү мөмкинлеген карый. Пилот проектлар сыйфатында аеруча массачыл һәм социаль әһәмияте булган хезмәтләр билгеләнгән, аларны күрсәтү процедурасы мөрәҗәгать итүчене хакимият органнары тарафыннан кирәкле карарлар кабул итүдә катнашудан азат итәрә мөмкинлек бирә. Якын арада мондый режимга бары ике дәүләт хезмәтен генә күчерәчәкләр, тик соңрак аларның исемлеген киңәйтү ниятләнә. Тиешле мәгълүматны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы матбугат хезмәте "Известия" газетасына биргән.
Әлеге мәкалә белән түбәндәге сылтама аша танышырга була:
https://iz.ru/835603/pavel-panov/zhizn-v-odnom-okne-rozhdenie-i-smert-zaregistriruiut-avtomaticheski