Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кара металл, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар вәкилләре белән семинар узды.
Семинар барышында "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы федераль законның 13.1 статьясына кара метал, төсле метал ватыгын саткан вакытта кулга бирелгән акча лимитын билгеләү өлешендә әзерләнә торган үзгәреш проекты, шулай ук экологик күзәтчелек һәм экологик таләпләр нормаларын үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Эшкуарлар үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен кертте, алар әлеге закон проектын эшләүчеләргә җиткереләчәк.