Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" темасына "түгәрәк өстәл" үткәрә. Чара ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашында узачак. Түгәрәк өстәл артында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе, республикада инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләре, экспортка ярдәм үзәгенең быелгы планнары, шулай ук продукцияне чит ил базарларына этәрү өчен Сәүдә-сәнәгать палатасының мөмкинлекләре турында фикер алышу ниятләнә. Дискуссия азагында эшкуарлар иң яхшы тәҗрибәләрен уртаклашачак. "Түгәрәк өстәл" 29 гыйнвар көнне 10:00 сәгатьтә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында узачак.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте