2018 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 2017 ел дәрәҗәсенә 102,0% тәшкил итте, җибәрелгән продукция күләме - 2 818 млрд сум.
Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 216 млрд сум тәшкил итте (2017 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 97,1%). 2018 елда тармак күрсәткечләренә аномаль эссе һава һәм явым-төшем кытлыгы йогынты ясады.
Төзелеш эшләре күләме 349,1 млрд сум яки 2017 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 99,5% тәшкил итте. 2 409,9 мең кв.метр торакны сафка кертү тәэмин ителде (2017 ел дәрәҗәсенә 100,1%).
Халыкның кулланучылар активлыгы үсеше күзәтелә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 917 млрд. сум яки 2017 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 106,1% тәшкил итте.
2018 елның декабрендә кулланучылар бәяләре индексы 2017 елның декабренә карата 103,7%, тәшкил итте, бу Россия буенча уртача алган дәрәҗәдән 0,6 процент пунктына кимрәк.
Республиканың хезмәт базарында тотрыклы хәл саклана. 2018 елның декабрь азагына халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт үзәкләрендә исәптә 10,2 мең эшсез граждан торды, яки эшче көчнең 0,50% (2017 елның декабрь ахырына - 0,58%).