Электрон санлы имзаны бизнес өчен күп функцияле үзәктә алырга мөмкин

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның башыннан бизнес өчен күп функцияле үзәктә (КФҮ) электрон санлы имза алу буенча хезмәт күрсәтәләр.

Әлеге хезмәт "Такснет" ЯАҖ Таныклык үзәге белән төзелгән килешү нигезендә күрсәтелә.

Электрон санлы имзаны куллану берничә бизнес-бурычны хәл итә:

- Электрон сатуларда катнашырга мөмкинлек бирә.

- Хисаплар тапшырганда вакыт һәм акча чыгымнарын киметә. Федераль салым хезмәте, Россия Пенсия фонды һәм башка дәүләт органнарына документларны хәзер берничә секунд эчендә җибәрергә була.

- Электрон документлар алмашырга һәм дәүләт порталларында эшләргә мөмкинлек бирә.

Электрон санлы имза куелган электрон документлар һәрвакыт кулдан имзаланган документларга тиң.

Тулырак мәгълүмат өчен 222-90-60 телефоны аша бизнес өчен КФҮкә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International