Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Буа аквакультурасын гамәлгә ашыру өлкәсендә хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты буенча бизнес-берләшмә вәкилләреннән тәкъдимнәр кабул итә. Ачык консультацияләр үткәрү турында мөрәҗәгать Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан килде.
Проект Россия Федерациясенең Җир һәм Су кодексларына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Үзгәрешләр су агымында суүткәргеч корылмалар ярдәмендә хасил булган буаларны аквакультура (балыкчылык) өчен файдалануга карата хокукый нигезләр билгеләүгә, шулай ук су, җир законнарында, Россия Федерациясенең аквакультура (балыкчылык) өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнарында каршылыкларны бетерүгә булышачак.
Әлеге документ белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm.
Проектта эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен кирәгеннән артык административ һәм бүтән чикләүләр һәм бурычлар кертә торган һәм аларны кертүгә этәрүче нигезләмәләр булган очракта, шулай ук эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектларының, Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗә бюджетларының нигезләнмәгән чыгымнарына китерүче нигезләмәләр булса, электрон почта аша үз искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне җайга салу йогынтысын бәяләү секторына юллый аласыз: AV.Ponomareva@tatar.ru.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте