Петербург халыкара икътисад форумы быел 6-8 июньдә узачак

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 6сыннан 8 июненә кадәр Санкт-Петербургта XXIII Петербург халыкара икътисад форумы – бизнес һәм икътисат дөньясында зур вакыйга узачак. Бу – дөнья дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары, иң эре халыкара компанияләр җитәкчеләре, әйдәп баручы экспертлар, җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре очраша торган урын. Форумда Россия, үсеп килүче базарлар каршында торган төп икътисадый мәсьәләләр карала.

Ел саен форумда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегацияе катнаша.   

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International