Быел Татарстанда өч яңа сәнәгать паркы пәйда булачак

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

"Арча", "Буа" һәм "Урыссу" сәнәгать парклары төзелешен быелның көзенә тәмамларга ниятлиләр. 2019 елның азагына мәйданчыкта яңа резидентлар барлыкка киләчәк. Буа һәм Ютазы районнары өчен болар - беренче инфраструктура объектлары, ә  муниципаль дәрәҗәдәге 3 сәнәгать мәйданчыгы эшләгән Арча районы өчен ул - тәүге эре сәнәгать паркы.

Инфраструктура объектларын төзү төбәкнең мул тормышына турыдан-туры йогынты ясый. Сәнәгать мәйданчыклары төзелеше җитештерү, шул исәптән югары технологияле бизнесны үстерү буенча нәтиҗәле механизм булып тора. Бу - эш урыннары булдыру һәм аларны модернизацияләү, авылда кече бизнес мәшгульлегенең, социаль һәм инженерлык инфраструктарсының альтернатив төрләрен үстерү, хезмәткә мотивация формалаштыру, әлеге өлкәгә квалификацияле эшчеләрне җәлеп итү. Мондый объектларга инвестиция салу акчаларны тиз акларга мөмкинлек бирә.  

Бүгенге көндә республикада 85 инфраструктура объекты эшли, аларда 1 382 резидент эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра, 26 мең эш урыны булдырылган.

Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ядәм буенча нәтиҗәле эшләүче инфраструктура объектлары саны буенча лидер санала һәм аларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыруда актив катнаша: сәнәгый парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар уңышлы төзелеп, динамик рәвештә үсә. Эре инфраструктура объектлары эшли - ике махсус икътисадый зона, "Химград" технополисы, "Мастер" Кама индустриаль паркы, "Казан" агросәнәгать паркы.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International