Быел Экспортка ярдәм үзәге эшкуарларның 12 чит ил күргәзмәсендә катнашуын оештыра

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Быел Татарстан җитештерүчеләре үз тауарларын Миланда, Ташкентта, Шанхайда, Дубайда, Истанбулда һәм башка чит ил шәһәрләрендә тәкъдим итә алачак. Республика эшкуарларының 12 халыкара күргәзмәдә катнашуын "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КОның Экспортка ярдәм үзәге оештыра. Бу хакта бүген учреждение җитәкчесе Марат Хәйретдинов Сәүдә-сәнәгать палатасында хәбәр итте, анда "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" темасына "түгәрәк өстәл" узды. Моннан тыш, Үзәк бизнесменнарның Мәскәү һәм Санкт-Петербургта 5 күргәзмәдә катнашуын оештыра.  Планнарда шулай ук - экспорт эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү. Аерым алганда, эшкуарлар экспортның хокукый актларын, таможня җайга салуын, документлар белән озата баруны, онлайн-экспорт мөмкинлекләрен өйрәнә алачак.

Тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерү мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон  +7 (843) 524-76-70 яки электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: tatexport@yandex.ru. Экспортка ярдәм үзәге Эшкуар йортында урнашкан (Казан, Петербург ур., 28).

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International