Бүген профсоюзларның Укыту-тикшеренү үзәгендә республика предприятиеләре һәм оешмалары профсоюз комитетларының яшьләре белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты. Очрашу барышында ул Стратегия-2030га кертелә торган төп үзгәрешләр турында сөйләде. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Стратегия-2030га өстәмәләр федераль дәрәҗәдәге стратегик планлаштыруның яңа документларын, шул исәптән, илнең төп стратегик документы - "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Россия Федерациясе Президенты Указын кабул итүне исәпкә алып әзерләнгән.
Моннан тыш, закон проектын әзерләгәндә Стратегиягә өстәмәләр буенча эш кысаларында фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, оешмалар, мәгариф учреждениеләре, шулай ук http://i.tatarstan2030.ru стратегик инициативалар сайтында Татарстан Республикасы кешеләре калдырган тәкъдимнәр исәпкә алынды.
Закон проекты буенча Иҗтимагый палатада, республика профсоюзлары белән, Татарстанның хакимият органнары, предприятиеләре, мәгариф оешмалары һәм фәнни учреждениеләр белән үткәрелә торган чараларда фикер алыштылар, дип билгеләп үтте Олег Пелевин.
Агымдагы елда закон проекты, республиканың озак вакытлы үсеш юнәлешләрен чагылдыруда мәнфәгатьле затларның максималь киң даирәсе фикерләрен исәпкә алу өчен, дәүләт хакимияте башкарма органнарының йомгаклау коллегияләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хисап сессияләрендә һәм гражданнар җыеннарында каралачак.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте