Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2018 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт һәм муниципаль контрольне (күзәтчелекне) гамәлгә ашыру турында докладлар әзерләү мәсьәләләре каралды.Чара видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, шулай ук җирле үзидарә органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен җаваплы вазыйфаи затлары катнашында узды.
Контроль-күзәтчелек органнары докладларны "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294 санлы Федераль закон нигезендә әзерли. Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев киңәшмәдә катнашучыларга докладларны әзерләүгә төп таләпләр турында искәртте.
Чара кысаларында катнашучылар проектларны килештерү этапларын һәм вакытларын, докладларны "Идарә" федераль ДАСда урнаштыру үзенчәлекләрен, шулай ук типик хаталар һәм еш күтәрелә торган сорауларны өйрәнде.
Чара материаллары белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте