Республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча эшкә йомгак ясалды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген республиканың Министрлар Кабинетында  РФ Федераль Җыены Федерация Советына Татарстаннан сайланган әгъзалар һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды, аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Чара республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды. Төп темасы республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү һәм Татарстанның федераль максатчан программаларында катнашуы булган утырыш эшендә ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.


2018 елда республика икътисадына төрле чыганаклардан 117,5 млрд. сум җәлеп итүгә ирешелгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 30%ка күбрәк. Проектларны гамәлгә ашыруга асылда 115,9 млрд. сум яки республика өчен расланган лимитның 98,6% килгән. Татарстан 25 дәүләт һәм тугыз федераль максатчан программада тәкъдим ителгән. Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, республикада  Татарстан депутациясенең тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән барлыкка килгән моделе файдалы, чөнки ул "үз нәтиҗәләрен бирә", инфраструктураны модернизацияләүгә, икътисадның һәм социаль өлкәнең өстенлекле юнәлешләрен үстерүгә акчалар җәлеп итәргә булыша. "Узган ел республика Президенты безнең алга куйган бурычларның бөтенесе арттырып үтәлде", - дип йомгаклады парламент башлыгы уртак эшкә йомгак ясап. Парламент башлыгы быелдан илкүләм проектлар төбәкләрне үстерү өчен өстәмә ярдәм булачак, дип саный. Киләсе алты елда дәүләт сәясәтендәге өстенлекләр 13 юнәлештә чагылачак. Гомумән алганда, 2019-2021 елларга федераль бюджетта илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 5,7 трлн сум каралган, шул исәптән 40% тирәсе төбәкләргә җибәрелә. Дәүләт ярдәменең бер өлеше конкурс нигезендә гамәлгә ашырылачак. Фәрит Мөхәммәтшин федераль финанслау күләмен арттыру буенча бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга чакырды. Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, проектларны финанслашуга юнәлтелә торган акчалар күләмен билгеләргә кирәк. Татарстанның илкүләм проектларда катнашуы хәзер шулай ук республикадан сайланган парламентарийлар катнашында төзелгән эш төркемнәре тарафыннан күзәтеләчәк. "Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларының өчъяклы хезмәттәшлек мәсьәләсе сакланып кала, - дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы коллегаларына. - Моннан тыш, безнең барлык закон инициативаларын аерым контрольдә тотуыгызны үтенәм, бүген Дәүләт Думасында республика башлангычы белән кертелгән биш федераль закон проекты төрле стадияләрдә карала". 

Республика икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, былтыр федераль бюджеттан сәнәгать һәм мәгарифне, транспорт һәм юл хуҗалыгын, республика икътисадын һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә барысыннан күбрәк күләмдә акчалар килгән.  2019 елга Татарстаннан 43,7 млрд. сумга заявкалар бирелгән, расланган лимит 33,1 млрд. сум тәшкил иткән. "Без 2019 елда федераль министрлыклар, дәүләт корпорацияләре һәм үсеш иснтитутлары уздыра торган конкурсларда катнашу нәтиҗәләре буенча әлеге акчаларның артуын көтәбез", дип ассызыклады республика икътисад министры. Татарстанның илкүләм проектларда катнашуына килгәндә, Фәрит Габделганиев искәрткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда икътисад һәм социаль өлкә тармакларына кагылышлы 47 төбәк проекты эшләнгән. Якындагы өч елда федераль бюджеттан аларны гамәлгә ашыруга 34,3 млрд. сум юнәлтеләчәк. "Безнең бурыч - аларны гамәлгә ашыруда максималь актив катнашу, шулай ук бюджетка төзәтмәләр кертү барышында өстәмә федераль финанслауны җәлеп итү мөмкинлеге турында онытырга ярамый", - дип ассызыклады ул.

Киңәшмәгә йомгак ясап, республика премьер-министры Алексей Песошин узган ел республика өчен уңышлы булды, дип билгеләп үтте. Былтыр тулаем төбәк продукты - 2 трлн. 420,9 млрд. сум, сәнәгый җитештерү индексы - 102%, инвестицияләр күләме 668,9 млрд. сум тәшкил иткән. Республика Россия Президентының "май" указлары кысаларында барлык бюджет йөкләмәләрен үтәүгә ирешкән. Социаль әһәмияттәге чыгымнар бюджетның 70%ка якынын тәшкил иткән. Гоммуән алганда, республика мәнфәгатьләрен яклауга һәм социаль әһәмияттәге проектларны гамәлгә ашыру барышында федераль үзәк ярдәмен алуга уртак тырышлыклар белән генә ирешеп була. Бу уңайдан Алексей Песошин "эшне активлаштырырга" өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International