14-15 февральдә Сочида Россия инвестиция форумы узачак

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Санлы икътисад һәм социаль эшкуарлык үсеше, инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру, акселерациянең тармак программаларын формалаштыру. Әлеге мәсьәләләр 14-15 февральдә Сочида Россия инвестиция форумы кысаларында каралачак. Быел чараның төп темасы: "Илкүләм проектлар: стратегиядән гамәлгә". Форум түбәндәге юнәлешләр буенча узачак: "Төбәк сәясәте: сынауларга җавап биреп", "Яңа социаль повестка", "Россиядә эшлекле климат. Үсешкә таба юлда", "Яшьләр эшкуарлыгы көне".

Программа, катнашу шартлары белән шушы сайтта танышырга мөмкин: https://www.rusinvestforum.org

Россия инвестиция форумы - ул инвестицион һәм икътисадый потенциалны тәкъдим итү өчен традицион мәйданчык. 2018 елда анда дөньяның 63 иленнән 6000нән артык кеше катнашты. Чара кысаларында гомуми 800 миллиард сумга якын күләмдә 500дән артык килешү төзелде.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International