Бүген Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстанда инвестицион климатны һәм бизнес алып бару шартларын яхшырту турында сөйләштеләр. Анда "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе темасына "түгәрәк өстәл" узды.
Республика икътисад министры Фәрит Габделганиев бизнеска карата куелган мәҗбүри таләпләрнең кирәгеннән артык булу мәсьәләсенә аерым игътибар бирде: "Алар, чыннан да, бер нигезсезгә артык зур һәм еш кына әле совет чорыннан ук калган". Аның сүзләренә караганда, якын арада таләпләр яңадан каралачак һәм актуаль булмаганнары автомат рәвештә үз көчен югалтачак. Габделганиев билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә 2024 елга кадәр максатчан күрсәткечләре белән эшлекле климатны трансформацияләү планы расланды: "Бөтен ил өчен (һәр аерым һәр төбәк өчен) процедуралар гадиләштерелгәндә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү вакытлары һәм механизмнары оптимальләштерелгәндә, эшлекле мохитне стимуллаштыру мөһим, гамәлдәге бизнесны үстерү яки яңасын ачу катлаулы булмаска тиеш. Яңа проектларны этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы әлеге юнәлештә төбәкләр белән, аеруча Татарстан белән берлектә тыгыз рәвештә актив эш алып бара. Ел саен Агентлык инвестицион климат торышының илкүләм рейтингын формалаштыра, ул, тулаем алганда, төбәкләрдә хакимият органнарының бизнес алып бару өчен уңайлы һәм алдан билгеле шартларын булдыруда куйган көчен бәяли". Республика 2018 елгы Илкүләм рейтинг нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә керде, дип искәртте министр. Хәзер, аның сүзләренчә, яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен хаталар өстендә эш башкарылды һәм аерым тармаклар буенча позицияләрне ныгыту өчен көч куелды, башкарма органнарның, җылылык-электр-газ белән тәэмин итү оешмаларының, шулай ук иҗтимагый оешмаларның куелган максатларга ирешүгә һәм билгеләнгән тема буенча бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән зур колачлы уртак эше гамәлгә ашырылды.
Шулай ук электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү буенча эш билгеләп үтелде:
- Татарстан Республикасы Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталында хезмәтләр эзләүне гадиләштерү максатларында эшкуарлар өчен "Бизнес өчен" дигән аерым бит булдырылды;
газ бүлү челтәренең интерактив каратасы булган интернет-портал эшләнеп, гамәлгә куелды. Анда "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ шәхси кабинетлары аша онлайн режимда газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга бирелгән гаризаның статусын күзәтү мөмкинлеге бар;
"Челтәр компаниясе" ААҖ буенча онлайн режимда хезмәтләр алу мөмкинлеге турында кулланучыларга мәгълүмат бирүне арттыру буенча киң колачлы эш дәвам ителде. Әлбәттә, бу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә - "Челтәр компаниясе" ААҖ сайтында электр челтәрләренә технологик тоташтыруга шәхси кабинет аша бирелгән гаризалар өлеше 14,75%тан 75,7%ка артты.
Моннан тыш, иң яхшы халыкара тәҗрибәләр нигезендә эшләнгән һәм дөньяның 11 теленә тәрҗемә ителгән Татарстан Республикасы Инвестицион порталында да яңалыклар бар. Аның төп максаты - Татарстан Республикасында инвестицияләү шартлары турында актуаль мәгълүмат бирү, аның инвестицион потенциалын тәкъдим итү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү һәм аларны "бер тәрәзә" режимында озата бару системасын үстерү. Елдан-ел порталга керүчеләр саны артуын дәвам итә, әйтик, 2018 елда порталны дөньяның 140тан артык иленнән 28 меңнән артык уникаль кулланучы караган.
Инвестицион порталның "Бизнес-гид" бүлегендә түбәндәге сервислар гамәлгә ашырылды.
- инвестицион мәйданчыклар, биналар һәм җир кишәрлекләре эзләү өчен "Инвесторлар өчен онлайн-система", анда бу өлкәдә күздә тотылган дәүләт ярдәм чараларын карау мөмкинлеге дә бар;
- төрле критерийләр буенча дәүләт ярдәм чараларын сайлап алу өчен "Ярдәм чаралары";
- Татарстан Республикасы Президенты адресына инвестицион проектны гамәлгә ашыру нияте турында гариза, дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлеге турында мәгълүмат алуга гарызнамәләр җибәрү өчен кайтма элемтә формалары.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте