Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршында Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.
Утырышта катнашучылар "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләрен карады.
Искәртеп үтәбез, "Торак һәм шәһәр мохите" проекты 5 елга исәпләнгән һәм ел саен төзелеш күләмнәрен арттыру хисабына биш миллион гаилә өчен торак шартларын яхшыртуны күздә тота.
"Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты Россия Федерациясе Президентының "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указы нигезендә эшләнгән.
Проектның төп максатлары - урта керемле гаиләләрне һәркем алырлык торак белән тәэмин итү, шул исәптән алу өчен мөмкинлекләр булдыру (ипотека кредитын кулланып торак төзү, аның буенча ставка 8%тан түбәнрәк булырга тиеш); торак төзелешен елына 120 млн. кв. м.дан ким булмаган күләмгә арттыру.
"Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты кысаларында уңайлы шәһәр мохитен кардиналь арттыру, шәһәр мохитенең сыйфат индексын 30%ка күтәрү, тискәре мохитле шәһәрләр санын ике тапкыр киметү күздә тотыла.
Моннан тыш, гражданнарның уңайлы шәһәр мохитен булдыруда турыдан-туры катнашуы механизмын булдыру, шәһәр мохитен үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашучы гражданнар өлешен 30%ка адәр арттыру ниятләнә.
"Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының бюджеты 1,1 трлн. сум тәшкил итә.
Бүген утырыш барышында төп доклад белән Россия төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - РФ финанс министры Антон Силуанов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина, "ВЭБ.РФ" дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов катнашты.