70 мең кеше "Сыналган бизнес" порталыннан актив файдалана. Бүген "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" темасына түгәрәк өстәл узган Сәүдә-сәнәгать палатасында әлеге санны интернет-ресурс редакторы Сергей Кощеев белдерде: "Һәр эшкуарның бүген рекомендацияләре булган 416 типик хата белән танышу һәм аларны ничек ясамаска икәнен белү мөмкинлеге бар. Шулай ук экспертларның күзәтчелек буенча бушлай консультацияләрен (салымнар буенча, санитар, янгын, торак мәсьәләләре, хезмәт саклау, экология буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсендә экспертлар) алырга, тикшерүләрнең электрон журналыннан файдаланырга һәм күзәтчелек органнарының чек-битләре буенча үз-үзеңне тикшерергә, күзәтчелек өлкәсендә яңалыклар укырга, норматив-хокукый актлар буенча фикер алышырга була. "Провбиз" кушымтасының мобиль версиясе популярлаша бара", - дип билгеләп үтте Кощеев.
"Сыналган бизнес" порталыннан Россиянең 80 төбәгендә файдаланалар.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте