Бизнесмен булырга ниятләүче татарстанлылар "Эшкуар әлифбасы" тренингында катнашуга чакырыла. Чара 18-22 февральдә Эшкуар йортында узачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "2018 ел өчен эш нәтиҗәләре, 2019 елга бурычлар һәм 2024 елга кадәр перспективалар. 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Россия Федерациясе Президенты Указында билгеләнгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру" темасына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясенә журналистларны аккредитацияләү башланды.
2019 елның 28-29 октябрендә Санкт-Петербургта Стратеглар форумы узачак. Чара 2002 елдан башлап ел саен уздырыла һәм стратегик планлаштыруның алымнары һәм механизмнары турында фикер алышу, Россия Федерациясе төбәкләре һәм шәһәрләре үсеше стратегияләрен һәм комплекслы проектларын гамәлгә ашыруның иң мөһим һәм кискен мәсьәләләре буенча конструктив дискуссия өчен төп мәйданчык булып тора. Анда Россия Федерациясе Федераль Җыены, Россия Федерациясе федераль министрлыклары һәм ведомстволары, төбәк хакимиятләре һәм законнар чыгару җыеннары, муниципалитетлар вәкилләре, бизнес, фәнни һәм эксперт бергәлекләр, иҗтимагый оешмалар, чит дәүләт вәкилләре катнаша.
Бизнес өчен КФҮ белгечләре Сәнәгатьне үстерү фондының гамәлдәге программалары турында сәнәгать предприятиеләренә мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтәчәк. Әлеге мөмкинлек Сәнәгатьне үстерү фонды, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды арасында өчьяклы килешүне имзалау ярдәмендә барлыкка килде.
2019 елда Казанда күпфункцияле үзәкләрнең өч яңа филиалы ачыла. Бүлекләр "Салават күпере" микрорайонында, Юдино бистәсендә һәм Авиатөзелеш районындагы Лукин урамында пәйда булачак.
Сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыкларының идарәче компанияләре тарафыннан аккредитация алу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Аккредитация кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектының законнарда билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен ачыклау максатыннан уздырыла.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында социаль эшкуарлык буенча эш төркеме утырышы узды. Төркем составына "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциясез оешмасының Социаль өлкә инновацияләре үзәге керде.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ALGA маркасы белән спорт киеме җитештерү буенча гамәлгә ашырылган проектны тәкъдим иттеләр.
Проектны гамәлгә куючыларның берсе Тимерхан Зыятдинов спорт киемен 2014 елда җитештерә башлаулары хакында сөйләде. Бүгенге көндә заказга җитештерелгән ALGA киемен 300дән артык спорт командасы, 250дән артык коммерция оешмасы куллана, 50 мең берәмлектән артык әзер продукция чыгарылган.
Күңел күтәренкелеге һәм актив ял. Бүген меңнәрчә татарстанлылар "Россия чаңгы юлы-2019" XXXVII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышларына һәм "Татарстан чаңгы юлы-2019" республика массакүләм ярышларына кушылды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "2018 ел өчен эш нәтиҗәләре, 2019 елга бурычлар һәм 2024 елга кадәр перспективалар. 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Россия Федерациясе Президенты Указында билгеләнгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру" темасына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясенә журналистларны аккредитацияләү башланды.