Татарстанлылар республика территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында закон проекты турында фикер алышуда катнаша ала

2019 елның 8 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проекты буенча ачык консультацияләр үткәрә. Документны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Әсфән Галәвов эшләгән.

Проект автомобиль юлларыннан файдалану һәм юл эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә республика законнарын камилләштерү максатларында әзерләнгән. Текст эчтәлеге белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/proekt-zakona-respubliki-tatarstan-o-vnesenii-3313917.htm

Закон проекты буенча тәкъдимнәр 2019 елның 21 февраленә кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: AV.Ponomareva@tatar.ru.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International