Казанда Татарстан икътисад министры урынбасары Индира Киреева рәислегендә төбәк брендларын үстерү темасына киңәшмә узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада республика муниципаль районнарының башкарма комитет вәкилләре катнашты. Индира Кирееваның чыгышы теркәлгән брендларны куллану хисабына ватан һәм чит ил базарларында төбәк тауар җитештерүчеләре продукциясен этәрү буенча Федерация Советы Рәисе Валентина Ивановна Матвиенко күрсәтмәсен үтәүгә багышланган иде.
Төбәк брендын популярлаштыруның бер өлеше булып аны тауар җитештерү урыны атамасы сыйфатында теркәү тора. Теркәлгән тауар җитештерү урыны атамасы булу бренд хуҗасына контрафакт һәм намуссыз көндәшлектән яклау бирә, ә кулланучыга тауарның үзенчәлекле һәм кабатланмас үзлекләрен гарантияли. Мисаллар сыйфатында Россиядә һәм чит илләрдә киң билгеле традицион тауарлар китерелде: "Вологда мае" - Вологда өлкәсендә, "Башкорт балы" - Башкортстан Республикасында, "Тула самавыры" һәм "Тула прәннеге" - Тула өлкәсендә. Әлеге тауарлар үз төбәкләренең брендлары булып тора.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада уникаль кабатланмас үзлекләргә ия традицион тауарлар шактый, тик бүгенге көндә алар теркәлмәгән. Бу уңайдан эшне көчәйтү зарур.
Тауар җитештерү урыны атамасын дәүләт теркәвенә алу процедурасын белешмә мәгълүматларда өйрәнергә мөмкин.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте