Казанда интеллектуаль милек базарын үстерү мәсьәләләре каралды

2019 елның 8 феврале, җомга

Казанда интеллектуаль милек базарын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада "Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры" коммерциясез партнерлыгы" ассоциациясе һәм "Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге" Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе белгечләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар республикада кластер предприятиеләре өчен төзелгән интеллектуаль милекне коммерцияләштерү мәсьәләләрен тикшерде. Кластерның берничә кече предприятиесендә Татарстан Республикасы интеллектуаль милек базарын үстерү программасының интеллектуаль милек белән идарә итү системасын төзүгә керткән уңай өлеше билгеләп үтелде.

Моннан тыш, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләре һәм инновацион проектлары фондын төзү концепциясе мәсьәләләре каралды. Очрашуда 2015 елның 3 мартындагы Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерында инновацион эшчәнлекне камилләштерү буенча килешүнең нигезләмәләрен үстерү турында килешенде.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International