1 майга кадәр "Процент ставкасын субсидияләү" программасында катнашучыларга күрсәткечләргә ирешү турында хисап тоту зарур

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2018 елда "Процент ставкасын субсидияләү" программасы буенча финанс ярдәме алган эшкуарлар күрсәткечләргә ирешү турында хисап тапшырырга тиеш. Документлар 2019 елның 1 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Казан, Мәскәү урамы, 55 йорт, 502 кабинет (Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге).

Хисап әзерләү буенча консультацияне әлеге телефон аша алырга мөмкин: (843) 236-04-83.

Программа нигезендә, катнашучыларга Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентлар түләү белән бәйле барлык чыгымнары каплана. Кредитлар мәйданчык территориясендә инженерлык инфраструктурасын төзүгә һәм җиһазлар сатып алуга юнәлтелә ала.

2018 елда 9 эшкуар (сәнәгать мәйданчыклары һәм паркларының аккредитацияләнгән идарәче компанияләре һәм резидентлары) гомуми 35 млн сумлык субсидия алды.

2019 елда программа дәвам итәчәк.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International