Бүген "Татар-информ" матбугат конференциясендә Стратегия-2030 кысаларында муниципаль берәмлекләр һәм Татарстан Республикасы үсеше турында сөйләштеләр

2019 елның 8 феврале, җомга

Бүген "Татар-информ" МАда "Стратегия-2030 кысаларында муниципаль берәмлекләр һәм Татарстан Республикасы үсеше турында" темасына матбугат конференциясе узды. Журналисталарның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җавап бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан тулаем төбәк продукты күләме буенча Россия субъектлары арасында 7нче урынны били, авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр буенча - 4нче урында, сәнәгый җитештерү һәм төзелеш буенча - 5нче урында, ваклап сату әйләнеше буенча - 8нче урында. 2018 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты, 2017 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 101,5% үсеш темпы булганда, 2 трлн 440 млрд сум тәшкил итте. "Икътисадый динамикага төп уңай өлешне сәнәгый җитештерү һәм сәүдә кертә. Сәнәгый җитештерү күләме 2 трлн 818 млрд сум тәшкил итте. Сәнәгый җитештерү индексы - 102%. Кулланучылар ихтыяҗы активлашу яссылыгында ваклап сатудагы товар әйләнеше үсешенең югары темплары күзәтелә. 2018 елның гыйнвар-ноябре нәтиҗәләре буенча республикада  айлык уртача хезмәт хакы 34 194,0 сум тәшкил итте һәм 2017 елның шул ук чорына карата 8,6%ка артты, реаль хезмәт хакы - 6,1%ка (РФдә- 7,4%)", дип аңлатты ул.

Спикер сөйләгәнчә, бүген Татарстанда 7 моношәһәр бар: Яшел Үзән, Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы, Чистай, Түбән Кама. Моношәһәрләрне үстерү фонды линиясе буенча гомуми күләме 2,7 млрд сумлык берничә масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Бу Чаллы сәнәгать зонасында юл инфраструктурасын реконструкцияләү: Икмәк һәм Индустриаль тыкрыклар, ХХХ һәм ХХХI тыкрыклар, Мотор һәм Металлургия урамнары, Торба һәм Производство тыкрыклары. 2017 елда "Үсеш" сәнәгать паркының (Чаллы шәһәре) коммуналь инфраструктурасы объектлары эксплуатациягә кертелде. 2018 елда "Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгын төзү буенча эшләр тәмамланды. Проектның гомуми бәясе 1,3 млрд сум. Шулай ук Түбән Кама шәһәрендә сәнәгать паркын төзү буенча эшләр тәмамланды. Проектның гомуми бәясе 378,4 млн  сум.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 4 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе бар - "Яр Чаллы", "Түбән Кама", "Чистай" һәм "Яшел Үзән", аларга 60 резидент җәлеп ителгән, аларның 54е үз инвестиция проектларын гамәлгә ашыра. Югарыда аталган алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эше 17 000 яңа эш урынын булдырырга һәм республика икътисадына 62,1 млрд сум күләмендә инвестицияләр, шул исәптән 34,3 млрд сум тирәсе капитал салулар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2018 елда "Алабуга" МИЗда 57нче резидент теркәлгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, махсус икътисадый зонаның еллык кереме 78,2 млрд сум тәшкил итәчәк. Эшләү дәверендә "Алабуга" инфраструктурасын үстерүгә бюджеттан 25 млрд сумнан артык акча салынган, ә резидентлардан салым керемнәре 27,1 млрд сум тәшкил иткән. 2018 елда Россия МИЗ инвестицион җәлеп итүчәнлегенең II илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча "Алабуга" МИЗ 1нче урын алган. "Иннополис" техник-кертү төрендәге махсус икътисадый зонасы да актив үсешен дәвам итә. 86 компания (77 резидент һәм 9 партнер) "Иннополис" МИЗны үз югары технологияле проектларын үстерү урыны буларак сайлады. "Иннополис" МИЗны үстерү ярдәмендә яңа югары квалификацияле эш урыннары булдырылды, алдынгы технологик карарлар эшләнә", - дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 159 254 кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшчәнлек башкара, бу 2018 ел башына булган күрсәткечтән 1 888 берәмлеккә күбрәк. Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә мәшгульләр саны 532,1 мең кеше тәшкил итә, бу ел башына караганда 3 937 кешегә күбрәк. Әлеге күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасы ИФОда - 1нче, Россиядә 7нче урынны били. Исәпләүләрдән күренгәнчә, Татарстан Республикасы тулаем төбәк продуктында кече һәм урта бизнес өлеше 2018 елның 9 аенда 25,4% тәшкил иткән.

"Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасын булдыру буенча эш дәвам итә. 2019 елның 29 гыйнвары торышына республикада 85 объект эшли (шул исәптән муниципаль дәрәҗәдә 71 сәнәгать мәйданчыгы), аларда 1397 резидент эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра, 26 меңнән артык эш урыны булдырылды", - дип билгеләп үтте Олег Пелевин.

Финанс ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү өлешендә спикер "Корпорация МСП" АҖ белән берлектә Россиядә беренче Төбәк лизинг компаниясен төзүне мисал итеп китерде. Бу лизингка җиһазны базарныкыннан 3 тапкыр кимрәк шартларда алырга мөмкинлек бирә.  2018 елда Төбәк лизинг компаниясе 1,16 млрд сумнан артык күләмдә 31 проектны хуплаган. 2018 елда Бизнес өчен күпфункцияле үзәк хезмәтләреннән 4000нән артык уникаль кече һәм урта эшкуарлык субъекты файдаланган, аларга 15000нән артык хезмәт күрсәтелгән. 2018 елда эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә ниятләгән эшкуарлар һәм физик затлар өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә Университет һәм "Синергия" Бизнес-мәктәбе белән берлектә "Перезагрузка" һәм "Перезагрузка 2.0" дип аталган ике зур эшкуарлык форумы уздырылды, аларда 15 меңнән артык кеше катнашты.

Министр урынбасары Стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында барлык 45 районда һәм шәһәр округларында муниципаль стратегияләрне эшләү һәм раслау буенча үзәкләштерелгән эш үткәрелде, дип сөйләде. Республиканың муниципаль стратегияләре ел саен федераль стратеглар конкурсларында беренче урыннарны били.

Казан һәм  Әлмәт зонасы агломерациясе башлыклары белән, Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән рекомендацияләр нигезендә, муниципалитетлар арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Килешүләр Стратегиянең мөһим этабы, муниципалитетлар тарафыннан уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен норматив нигез санала. Стратегик планлаштыру документларын гамәлгә ашыру өчен, республикага барлык юнәлешләр буенча көндәшлекле позицияләрне тәэмин итү максатында, стратегияләү һәм бизнес-планлаштыру өлкәсендә югары класслы белгечләр кирәк. Мондый белгечләрне әзерләү өчен КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе базасында  дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри әзерләүнең "Территорияләрне стратегик үстерү" программасы гамәлгә куелды. Быел әлеге программа буенча укучыларның беренче чыгарылышы көтелә.

Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, республикада укытуга зур игътибар бирелә. Бу безнең конкурент өстенлекләрнең берсе булып тора. Шул ук вакытта шунысы да мөһим: укыту, киләчәк үсешне бердәй аңлау максатларында, стратегик планлаштыру документларын эшләүчеләр өчен дә, аларны гамәлгә ашыручылар өчен дә уздырыла.

Быел Стратегия-2030га үзгәрешләр кертеләчәк. Төп үзгәрешләр илкүләм проектлар белән тәңгәлләштерүгә кагыла. Стратегияне эшләгәндәге кебек үк, аңа өстәмәләр керткәндә катнашучыларның киң даирәсе - хакимият органнары, предприятиеләр, мәгариф һәм фән учреждениеләре, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның фикерләре исәпкә алынды. Махсус i.tatarstan2030.ru сайты һәм аңа мобиль кушымта төзелде, анда республиканың һәр кешесе үз стратегик инициативасын калдыра алды. Сайтны эшләтеп җибәргәннән соң, халыктан 3,5 меңнән артык инициатив тәкьдим алынган. Халык тәкъдим иткән күпчелек мәсьәләләр Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү турында закон проектына кертелгән.

Закон проекты буенча Иҗтимагый палатада, республика профсоюзлары белән, хакимият органнары, предприятиеләр, мәгариф оешмалары һәм фәнни учреждениеләр белән үткәрелә торган чараларда фикер алыштылар.

Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, Стратегия - хакимият органнарының барлык иҗтимагый советларында каралган беренче документ. Бу исә Стратегиянең гражданлык җәмгыятен дәүләт идарәсе процессларына җәлеп итү бурычларын гамәлгә ашыруның бер нәтиҗәсе.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International