Яшьләр өчен Social Impact Award (SIA) социаль бизнес-проектлар конкурсына заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда эш башлап килүче 30 яшькәчә эшкуарлар катнаша ала.
Катнашу өчен 15 апрельгә кадәр түбәндәге сайтта гариза бирергә кирәк: https://apply.socialimpactaward.net/russia//ru. Теркәлгәнче катнашучылар бушлай онлайн-курс материалларын өйрәнә ала. Алар социаль эшкуарлык турында күбрәк белергә һәм бизнес-проект төзү һәм аны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен алырга мөмкинлек бирә. Курс үз идеяңне аңларга һәм анкета сорауларына тагын да дөресрәк җавап бирергә булышачак.
Конкурска тәкъдим ителгән проектлар исәбеннән 75 финалист сайлап алына, алар инкубацион программада катнашачак. Ул социаль бизнесны гамәлгә куюга юнәлтелгән.
Конкурс финалы 1 октябрьдә Мәскәүдә уза, анда 4 җиңүче билгеләнәчәк. Алар 130 000 сум күләмендә грантлар алыр дип көтелә. Конкурсны оештыручылар: Impact Hub Moscow социаль инновацияләргә ярдәм үзәге, "Россия яшьләр бизнесы" яшьләр эшкуарлыгына ярдәм программасы һәм Citi Foundation бергәлекләрнең икътисадый үсешенә ярдәм фонды.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте