"Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлар җәлеп итү планын үтәде

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

15 млрд сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән һәм 3482 яңа эш урыны булдырылган. "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлар җәлеп итү буенча Россиядә беренче булып планны үтәде. Ташламалар алуга дәгъва иткән барлык кандидатлар өч ел дәвамында резидентлар реестрына керде. Хәзер Автокалада 45 предприятие эшли. Шул исәптән 21 резидент үз эшчәнлекләрен 2018 елда башлады. Алар арасында:

- "Камский" АСК" ҖЧҖ ("Камский" агросәнәгать комплексы" ҖЧҖдә итне беренчел эшкәртү һәм колбаса җитештерү буенча предприятие төзелеше, реконструкциясе);

- "Хайер Фридж РУС" ҖЧҖ (Россиядә Haier суыткычлары җитештерүне оештыру);

- "ХАЙЕР ИНДАСТРИ РУС" ҖЧҖ (Чаллы шәһәрендә көнкүреш техникасы җитештерүне оештыру);

- "ХАЙЕР ЛАУНДРИ МАШИН РУС" ҖЧҖ (Россиядә кер юу машиналары җитештерүне оештыру);

- "Чаллы торба заводы" ҖЧҖ (Россия Федерациясе нефть-газ тармагы өчен скважина торбалары җитештерү буенча завод төзү);

- "Изоляцияле торба заводы" АҖ (елына 72 000 тонна куәтле корыч торбалар җитештерүнең энергия саклагыч автоматлаштырылган технологиясен эшләү һәм елына 46 000 тонна куәтле югары дәрәҗәдә ышанычлы булган саклагыч катлам ясау).

 

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International