Түбән Новгород өлкәсе делегациясе Татарстанда эшкуарлык үсеше белән танышты

2019 елның 8 феврале, җомга

Татарстан Республикасында Түбән Новгород өлкәсенең Сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлык министрлыгы делегациясе булып китте. Бу сәфәр эшкуарлыкка ярдәм итү, аны үстерү һәм яклау мәсьәләләрендә тәҗрибә алмашу кысаларында узды.

Түбән Новгород вәкилләре Эшкуар йортында, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының структур бүлекчәләрендә булды. "Биредә татарстанлылар финанс һәм мөлкәти ярдәм, кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча консультация алырга, мастер-класслар, семинарлар, тренингларда катнашырга мөмкин", - дип сөйләделәр делегатларга.

Моннан тыш, Түбән Новгород министрлыгы хезмәткәрләре, парклар үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнү максатларында, "Казан" агросәнәгать паркына барды. Ул - эшчәнлеге авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшкуарлыкның кече һәм урта формаларына ярдәмгә һәм үстерүгә юнәлтелгән күпфункцияле технологик комплекс. Агропаркта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең бер мәйданчыкта үз продукцияләрен саклау, эшкәртү, үлчәп төрү, җитештерү һәм сату мөмкинлеге бар.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International