Соңгы биш ел эчендә Татарстаннан озатылган инновацион товарлар күләме 435,6 млрд сумга кадәр арткан, бу 35,1%ка күбрәк. Җибәрелгән товарларның гомуми күләмендә инновацияләр өлеше 19,6% тәшкил иткән. Татарстанның фәнни һәм инновацион эшчәнлегенә нәтиҗәләрне ТР Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре чыгарды. Анализда алар Татарстанстат мәгълүматларына таянган.
Соңгы биш елда республикада фәнни һәм тикшеренү эшләренә чыгымнар 45%ка арткан (14,2 млрд. сумнан 20,6 млрд сумгача). Иң актив чор - 2016дан 2017 елга кадәр. Ул вакытта үсеш 4,5 млрд. сум тәшкил иткән.
Республикада технологик инновацияләргә гомуми чыгымнар 22%ка арткан (64,4тән 78,4 млрд. сумга кадәр). Трендка 2014 елда валюталар курсы сикерү дә шактый зур йогынты ясаган (иң зур күләм 95,7 млрд сумга кадәр).
Республикада фәнни һәм инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыру 2013 елга кадәр формалашкан трендларны үзгәртергә мөмкинлек бирде. Инновацион эшчәнлек алып баручы оешмалар саны 7%ка артты (2014 елда 156дан 167гә кадәр). Хәзер Татарстан Россия Федерациясенең аеруча алга киткән фәнни һәм инновацион үзәкләренең берсе санала.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте