30 мартка чаклы "Төбәкләр өчен санлы чишелешләр" конкурсына заявкалар кабул ителә. Оештыручы - Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы.
Конкурс өч этапта узачак.
1 этап: биремнәр конкурсы. Төбәкләр мәгълүматлар белән эшләүгә нигезләнгән чишелешләрне уйлап табуга тәгаен биремнәрне тасвирлый торган заявкалар бирә.
2 этап: чишелешләр конкурсы. Уйлап табучылар конкурсның беренче этабында сайлап алынган биремнәрне чишүче алгоритмнарны төзүдә көч сынаша.
3 этап: гамәлгә кертү конкурсы. Әлеге этапта чынбарлык шартларында идеяләр гамәлгә ашырылачак.
Иң яхшы чишелеш карарлары премия һәм грантлар алачак, шулай ук бөтен ил буенча таратылачак.
Конкурс нигезләмәсе белән шушы сайтта танышырга мөмкин: https://asi.ru/data/
Конкурс төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешенә булышлык итәчәк мәгълүматлар нигезендә эшләнгән продуктлар ясауга һәм аларны гамәлгә кертүгә юнәлтелгән. Стратегик инициативалар агентлыгы төбәкләр өчен санлы карарлар эшләүгә технологик заказчы мәйданчыгы булачак һәм төрле тармакларда - дәүләт хезмәтләре, туризм һәм мәдәният, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә, кадастр исәбе, шәһәр мохите - аналитик мәгълүматлар базасын булдырачак.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте