ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Казанда көндәшлекне үстерү һәм 223-ФЗны гамәли куллану мәсьәләләре буенча семинар узды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырган чарада заказчы оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Татарстан 2017 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында тулаем төбәк продукты күләме буенча 7 урынны саклап калды. Аеруча зур күләм Мәскәүдә, Төмән өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Мәскәү өлкәсендә, Краснодар краенда һәм Свердловск өлкәсендә теркәлгән. Россия Федерациясе субъектлары буенча тулаем төбәк продукты суммасында Татарстан Республикасы тулаем төбәк продукты өлеше 2,8% тәшкил итте.

Татарстанның Тукай районында халыкның яртысына якыны хезмәт куя. Соңгы биш елда үткәрелгән анализдан соң, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Мәшгульлекнең югары дәрәҗәсе шулай ук Казанда (40%тан артык), Лаеш, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Югары Ослан, Саба, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында һәм Чаллыда (бөтен халыкның 34-38%) билгеләп үтелгән.

Казанда Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацион комитетның эксперт советы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узды.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

"Минем документлар" дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләре Мәгълүмати җәмгыять мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә бөтендөнья очрашуы (World Summit on the Information Society, WSIS) бүләкләрен алуга дәгъва итүгә тәкъдим ителгән топ-5 проект арасына керде.


1
март, 2019 ел
җомга

Татарстанның тагын 5 күпфункцияле үзәге биометрик чит ил паспортларын рәсмиләштерү буенча хезмәтләр күрсәтә башлады. Болар - Түбән Камада, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Лениногорскта һәм Әлмәттәге "Минем документлар" офисы филиаллары. Элек мондый паспортны Казанда "Идел буе" КФҮдә генә алырга мөмкин иде, тиздән хезмәттән Алабуга, Чистай һәм Бөгелмәдә файдалана алачаклар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвары өчен республиканың муниципаль районнар һәм шәһәр округларының айлык социаль-икътисадый үсеш рейтингын әзерләде.

Бүген Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, Яшел Үзән районы һәм мәнфәгатьле оешмалар вәкилләре "Сколково" инновацияләр үзәгендә булды. Чара территорияләрне үстерү буенча тәҗрибә алмашу максатыннан үткәрелде. "Сколково" Инновацияләр үзәгенең идарә итү тәҗрибәсе һәм аның территориясендә эшләүче Халыкара медицина кластеры белән шулай ук "Гебзе" оештырылган сәнәгать зонасы (Төркия Республикасы) делегациясе танышты.

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Оксана Тарасенко "Гебзе" оештырылган сәнәгать зонасы (Төркия Республикасы) җитәкчелеге белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты. 

Татарстан Республикасының коммерциясез оешмалары Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелә торган грантына дәгъва итә ала. Финанс ярдәмен Президент грантлары фонды күрсәтәчәк. Ел саен 2019 елга һәм 2020-2021 елларның план чорына федераль бюджетта хөкүмәтнеке булмаган коммерциясез оешмаларга грант ярдәменә 8 миллиард сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International