Икътисад министрлыгында инновацион проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Иван Михайлович Бортник рәислегендә киңәшмә узды.

Катнашучылар Татарстан Республикасының Фонд белән хезмәттәшлеге, мәгариф, инновацион эшләнмәләрне үстерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерде. Аерым алганда, Татарстанның "ВОРК" мейкер бергәлеген популярлаштыру һәм үстерү проектында катнашуы, Казанда мейкерлар фестивален үткәрү, финал чараларын Әлмәттә уздыру планлаштырылган "АГроНТИ-2019" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын Казан дәүләт аграр университеты мәйданчыгында  үткәрү, Татарстан яшь армиячеләренең "Фәнгә старт" яшь армиячеләрнең бөтенроссия фәнни-техник  конкурсында катнашуы турында мәсьәләләр каралды.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International