28-30 мартта Россия икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеге турында фикер алышачаклар

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 28-30 март көннәрендә "Динамик Россия. Көндәшлеккә сәләтлелек факторлары" Красноярск икътисадый форумы узачак. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте теләктәшлегендә үткәрелә.

Форумда Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Федераль Җыены, федераль һәм төбәк хакимият органнары, үсеш институтлары вәкилләре, Россия һәм чит ил экспертлары катнашачак. Татарстан Республикасы делегациясе сәфәре дә ниятләнә.

Чараның төп темасы Россия икътисадының, шул исәптән аның реаль секторының көндәшлеккә сәләтлелеген тамырдан үзгәртүгә йөз тоткан дәүләт сәясәтен формалаштыру булачак. Нуленче көн "Уңайлы шәһәр - кеше өчен көндшлек" яшьләр программасына багышланачак. Беренче һәм икенче көннәрнең эшлекле программасы кысаларында илкүләм көндәшлеккә сәләтлелекнең төп факторлары һәм ил, төбәкләр, шәһәрләр һәм корпорацияләр үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре каралачак.

Программа белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://www.krasnoforum.ru

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International