Татарстан 2018 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча максатчан модельне кертүнең 100% дәрәҗәсенә иреште

2019 елның 1 марты, җомга

Татарстан Республикасы 2018 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча максатчан модельне кертүнең 100% дәрәҗәсенә ирешкән төбәкләр төркеменә керде. Нәтиҗәләр Россия Федерациясе субъектларында "Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру" максатчан моделен кертү мониторингы буенча эш төркеме утырышында чыгарылды.

Төбәкләр 9 күрсәткеч буенча бәяләнде. Чаралар  төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм үткәрүне норматив-хокукый җайга салуны да, Россия Федерациясе субъектында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итүне дә үз эченә алды.

2018 елда максатчан модельдә "Федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары эшчәнлегенең инвестицион климат торышына йогынтысы" күрсәткече исәпкә алынды. Әлеге күрсәткеч буенча белешмәләр җыю һәм аны исәпләү Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан үзәкләштерелгән төстә гамәлгә ашырылды, төбәкләр ахыргы нәтиҗәгә йогынты ясый алмады. Бусага билгесе 50% булган сурәттә, Татарстан Республикасы әлеге күрсәткечкә 62,09 %ка иреште.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International