Икътисад министрлыгы белгечләре керемнәр турында белешмәләр бирү буенча семинарда катнашты

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү" темасына семинар узды. Чараны Татарстан Республикасы Президенты коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов үткәрде.

Семинар керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмә тутырганда чыга торган аерым хәлләрне аңлату максатыннан, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләрнең гражданлык хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен коррупциягә каршы агарту өчен уздырылды.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International