Татарстанның инноватор предприятиеләре 15 миллион сумга кадәр грантка дәгъва итә ала

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

"Халыкара программалар" конкурсына заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда перспектив эшләнмәләр ясаучы һәм чит ил партнерлары булган предприятиеләргә катнашырга мөмкин. Алар белән хезмәттәшлек хисабына инноваторлар, алдынгы технологияләр һәм экспертизадан файдалану мөмкинлеген алу юлы белән, үз продукцияләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра һәм фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерә, шулай ук үз продукциясен чит ал базарларына чыгара ала. IRA-SME Ауропа программасы кысаларында халыкара консорциум буенча конкурсның партнерлары - Германия, Чехия, Бельгия (Фландрия һәм Валлония төбәкләре), Люксембург, Австрия.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, кече инновацион предприятиеләр грант суммасыннан кимендә 50% күләмендә үз акчаларыннан һәм (яки) өченче затларның акчаларын җәлеп итеп финанслашу шарты белән 15 миллион сумгача грантлар алырга мөмкин. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару срогы - 18 яки 24 ай.

Катнашуга гаризалар 2019 елның 11 апреленә кадәр кабул ителә.

Катнашу шартлары белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://fasie.ru/press/fund/mnogostoronniy-konkurs--ira-sme/

Әлеге программаны Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды гамәлгә ашыра.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International