Татарстанда Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү төгәлләнеп килә

2019 елның 1 марты, җомга

Республикада 2030 елга кадәр Татарстан социаль-икътисадый үсеше стратегиясенә үзгәрешләр әзерләү циклы тәмамлана. Төп законда Стратегия-2030га өч елга бер тапкыр төзәтмәләр кертү процедурасы каралган.

Кертелә торган үзгәрешләр буенча фикер алышулар төрле мәйданчыкларда узды. Стратегия-2030га өстәмәләр кертү буенча эш кысаларында фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре, шулай ук http://www.i.tatarstan2030.ru стратегик инициативалар сайты аша халыкның тәкъдимнәре исәпкә алынды.

Стратегия-2030га төп үзгәрешләр Татарстан Ресеубликасының, "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Указы нигезендә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашуына кагыла. Аерым алганда, федераль өстенлекләрдән чыгып, халыкның көтелгән гомер озынлыгы 80 яшькә кадәр (2030 ел), шулай ук системалы төстә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык өлеше 63%кача арттырыла (2030 ел).

Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү проекты башкарма хакимият органнары белән килештерелде, министрлыкларның, ведомстволарның, муниципалитетларның иҗтимагый советларында, дәүләт хакимияте башкарма органнарының йомгаклау коллегияләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хисап сессияләрендә, гражданнар җыеннарында каралды, Иҗтимагый палатада һәм Татарстан Республикасы профсоюзлары белән тикшерелде.

Закон проектын Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитетында һәм комитетның экспертлар советында карау ниятләнә, шуннан соң закон проекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм профильле комитетларда һәм утырышларда карап тикшерү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International