Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында "Шәхси мәшгульлек агентлыкларының хезмәткәрләргә (персоналга) эш бирү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру хокукына карата аккредитация таләпләрен үтәвенә федераль дәүләти контроль турында нигезләмәне раслау турында" Россия Хөкүмәте карары проекты буенча ачык фикер алышулар бара.
Проект шәхси мәшгульлек агентлыкларының хезмәткәрләргә (персоналга) эш бирү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру хокукына карата аккредитация таләпләрен үтәвенә контрольне оештыру тәртибен билгели. Шулай ук шәхси мәшгульлек агентлыкларын тикшерү тәртибе һәм нигезләре, тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителә торган чаралар исемлеге билгеләнә.
Проектны кабул итү дәүләти контрольне (күзәтчелекне) башкару барышында гамәлләр срокларын һәм эзлеклелеген беркетергә мөмкинлек бирәчәк.
Бизнес берлек вәкилләре түбәндәге сайтта ачык фикер алышуда катнаша ала: https://regulation.gov.ru/projects/List/AdvancedSearch#categories=2&npa=88856.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте