2019 елның гыйнварында Татарстан тулаем төбәк продукты 158,7 млрд сум тәшкил итте

2019 елның 1 марты, җомга

2019 елның гыйнвары нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты 158,7 млрд сум яки 2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә  100,2%  тәшкил итте. 2018 елның гыйнварында ул 158,6 млрд сум иде (100,9%). Бу мәгълүматларны Татарстанстат китерә.

Икътисадый динамикага төп уңай өлешне файдалы казымалар табу (2018 елның гыйнвары дәрәҗәсенә 102,5% ), авыл хуҗалыгы  (102,2%), ваклап сату (104,0%) керткән.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International