Татарстан Республикасының коммерциясез оешмалары Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелә торган грантына дәгъва итә ала. Финанс ярдәмен Президент грантлары фонды күрсәтәчәк. Ел саен 2019 елга һәм 2020-2021 елларның план чорына федераль бюджетта хөкүмәтнеке булмаган коммерциясез оешмаларга грант ярдәменә 8 миллиард сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.
Ул Татарстанның ел саен бу чарада актив катнашуын билгеләп үтте. Былтыр беренче конкурста республикадан 58 проект 79 млн сумга якын күләмдә грантлар алган.
Олег Пелевин сүзләренчә, 2019 елгы беренче конкурста катнашуга заявкалар 15 мартка кадәр кабул ителә. Грантка түбәндәге юнәлешләр буенча эшчәнлек алып баручы КО дәгъва итә ала:
- социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау;
- гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм;
- яшьләр проектларына ярдәм;
- фән, мәгариф, мәгърифәт өлкәсендә проектларга ярдәм;
- мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларга ярдәм;
- мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм;
- тарихи хәтерне саклау, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау;
- әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау;
- милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;
- иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм;
- гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү;
Агымдагы елның яңалыклары арасында министр урынбасары "фән, мәгариф, мәгърифәт өлкәсендә проектларга ярдәм", "мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм" һәм "гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү" юнәлешләре буенча конкурска 2019 елның 1 июленнән башлап 2022 елның 30 июненнән соңга калмыйча тәмамлана торган 18 айдан артык (3 елгача) вакытлы проектларның конкурска тәкъдим ителә алуын билгеләп үтте.
ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге җитәкчесе Антон Дыганов белдергәнчә, кирәк булган очракта, конкурсантларга заявка тутыру буенча консультацияне республикада эшли торган ресурс үзәге белгечләреннән алырга мөмкин. Казанда ярдәмне Эшкуар йортында (Петербург урамы, 28) яки түбәндәге телефон аша күрсәтәләр: (843) 222-90-60 (өст.211, 212). Чаллыда ресурс үзәге урнашкан адрес: Чәчәкләр бульвары, 1А (телефон: 8 (965) 599-55-26). Әлмәттә - Лермонтов урамы, 45 (а) йортта (8 (917) 221-70-70).
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте