Казан, Әлмәт һәм Лаеш - элеккечә районнарның социаль-икътисадый үсеш рейтингы лидерлары

2019 елның 1 марты, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвары өчен республиканың муниципаль районнар һәм шәһәр округларының айлык социаль-икътисадый үсеш рейтингын әзерләде.

2019 елның гыйнвары өчен гомуми рейтингта Арча, Мөслим һәм Чүпрәле районнары үз күрсәткечләрен 5 баскычка яхшыртты. Әлеге үзгәрешләргә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимү, төяп җибәрелгән продукция күләмен һәм файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданын арттыру сәбәп булган.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп җибәрелгән продукциянең уртача күләме 52,2 мең сум тәшкил итте. Муниципаль берәмлекләр арасында әлеге күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләр - Әлмәт 408,9 мең сум), Түбән Кама (156,8  мең сум) һәм Яңа Чишмә (104,9  мең сум) районнарында.

2019 елның 1 феврале торышына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% тәшкил итте. 27 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Эшсезлекнең аеруча түбән дәрәҗәсе Лаеш  (0,16%), Актаныш (0,26%) һәм Чүпрәле (0,29%) районнарында теркәлде.

2019 елның гыйнварында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,06 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Җан башына аеруча күп тапшырылган мәйданнар Питрәч (1,232 кв.метр), Биектау (0,291 кв.метр) һәм Лаеш (0,259 кв.метр) районнарында.

Рейтинг белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2019-godu.htm.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International