Бүген Казанда сатып алулар турындагы законнарда яңалыклар хакында сөйләделәр

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Казанда көндәшлекне үстерү һәм 223-ФЗны гамәли куллану мәсьәләләре буенча семинар узды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырган чарада заказчы оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар кысаларында сатып алулар турындагы законнарда һәм көндәшлекне үстерү стандарты кысаларында соңгы үзгәрешләр, сатып алулар турындагы законнар нигезләмәләрен бозуның аеруча киң таралган очраклары һәм әлеге хокук бозулар өчен җаваплылык, шулай ук сатып алулар эшчәнлеген Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына яраклаштыру мәсьәләләре каралды.

Әлеге чара көндәшлекне үстерү максатларына ирешүгә юнәлтелгән. Татарстан Республикасы соңгы ике елда көндәшлеккә ярдәм дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингында лаеклы рәвештә алдынгы урынны били.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International