Мәскәүдә Татарстан Республикасына инвесторлар җәлеп итү мәсьәләләре каралды

2019 елның 1 марты, җомга

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Оксана Тарасенко "Гебзе" оештырылган сәнәгать зонасы (Төркия Республикасы) җитәкчелеге белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты. 

Очрашуда Татарстан Республикасында инвесторларны җәлеп итү өчен шартлар тудыру мәсьәләләре, шулай ук "Гебзе" оештырылган сәнәгать зонасының (ОСЗ) фән һәм җитештерү кооперациясен үстерүгә юнәлтелгән индустриаль парклар һәм технопарклар төзү буенча халыкара тәҗрибәсе каралды. "Гебзе" ОСЗның Төркиядә иң яхшы сәнәгать зонасы булуы билгеләп үтелде. Ул 1986 елдан бирле эшли, аның мәйданы 516 га тәшкил итә, җир кишәрлекләре тулысынча үзләштерелгән. Территориядә 181 предприятие теркәлгән, шул исәптән 167се - сәнәгый. 42 резидент - чит илнекеләр. Гебзе территориясендә Германия, Австрия, АКШ, Дания, Финляндия, Франция, Голландия, Англия, Швеция, Швейцария, Италия, Израиль, Япония, Люксембург һәм Корея компанияләре эшли. Төп эшчәнлек төрләре: машина төзү, автомобильләр төзү, автокомпонентлар җитештерү, IT-тармак, азык-төлек, пластмасс, электр җиһазлары, электроника җитештерү. Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру 25 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International