Тукай районы - халык мәшгульлеге дәрәҗәсе буенча лидер. Социаль-икътисадый тикшеренүне Фәннәр академиясе галимнәре үткәрде

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Татарстанның Тукай районында халыкның яртысына якыны хезмәт куя. Соңгы биш елда үткәрелгән анализдан соң, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Мәшгульлекнең югары дәрәҗәсе шулай ук Казанда (40%тан артык), Лаеш, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Югары Ослан, Саба, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында һәм Чаллыда (бөтен халыкның 34-38%) билгеләп үтелгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Чаллыда, Казанда, Түбән Камада, Алабугада, Әлмәттә, Балтачта, Менделеевск районнарында республикадагы иң аз үлүчеләр саны теркәлгән.

Тикшеренү кысаларында галимнәр инклюзив үсеш индексын исәпләгән, аның ярдәмендә төбәктәге байлыкның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле рәвештә тормыш сыйфатын арттыруын һәм халык тигезлеге үсешенә булышлык итүен бәяләгән.

Индексны исәпләү өч категориягә бүленгән:

∙ Үсеш һәм камилләшү

∙ Җәлеп ителүчәнлек (инклюзия)

∙ Буыннар тигезлеге

Беренче индекс - җан башына исәпләгәндә тулаем территориаль продукт буенча лидерлык баскычларын Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары алган. Бу районнарда төяп җибәрелгән продукция күләмендә 90%тан артыгы файдалы казылмалар табуга туры килгән һәм аларда тулаем территориаль продукт күләме җан башына якынча 1100-1500 сум тәшкил иткән. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән 2 тапкырдан да артыграк.

2017 елда республика буенча хезмәт җитештерүчәнлеге билгесе 1628 мең сум тәшкил итте, районнарда 707дән 5179 меңгәчә теркәлгән. 10 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч республика буенча уртача билгеләрдән 1,5-3,2 тапкыр артып китә - бу Лениногорск, Менделеевск, Зәй, Азнакай, Сарман, Нурлат, Баулы, Яңа Чишмә, Әлмәт, Чирмешән.

Галимнәр ачыклаганча, республика буенча тулаем алганда 5 елда инклюзив үсеш индексы күтәрелүнең уңай динамикасы күзәтелгән. Инклюзив үсеш буенча муниципаль берәмлекләр арасында Әлмәт районы, Казан, Түбән Кама һәм Алабуга районнары, Чаллы лидерлар булган.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International