Биометрик чит ил паспортларын Татарстанның тагын 5 күпфункцияле үзәгендә алырга мөмкин

2019 елның 1 марты, җомга

Татарстанның тагын 5 күпфункцияле үзәге биометрик чит ил паспортларын рәсмиләштерү буенча хезмәтләр күрсәтә башлады. Болар - Түбән Камада, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Лениногорскта һәм Әлмәттәге "Минем документлар" офисы филиаллары. Элек мондый паспортны Казанда "Идел буе" КФҮдә генә алырга мөмкин иде, тиздән хезмәттән Алабуга, Чистай һәм Бөгелмәдә файдалана алачаклар.

Яңа үрнәктәге паспорт ун елга бирелә һәм документ хуҗасы турында тулы мәгълүматтан гыйбарәт. Аны ялганлап ясап яки башка зат тарафыннан файдаланып булмый, чөнки аңа кеше турында уникаль, кабатланмас белешмәләр - күз каралары арасындагы ара һәм бармак эзләре рәсеме кертелгән. КФҮ аша яңа үрнәктәге чит ил паспортын рәсмиләштерү вакыты - бер ай.

КФҮгә гариза тапшыру өчен берничә документ кирәк - Россия паспорты, иске чит ил паспорты (ул булган очракта) һәм гаризага беркетелә торган фотосурәт. Паспортның үзенә фотоны КФҮдә ясыйлар.

Федераль дәрәҗәдә билгеләнгән тәртип нигезендә, "Минем документлар" офисларында кабул итүне хәзерге вакытта Министрлык эшләгән гарфик буенча ЭЭМ хезмәткәрләре гамәлгә ашыра.

ЭЭМ хезмәткәрләренең гражданнарны кабул итү графигы:

Идел буе КФҮ, Казан шәһәре (Авангард урамы, 74 йорт)

Дүшәмбе 9.00 - 16.00, төшке аш 13.00-14.00

Чаллы шәһәре КФҮ (Гидротөзүчеләр урамы, 10 йорт) 

Дүшәмбе, пәнҗешәмбе 8.00 - 18.00, төшке аш 13.00-14.00

Түбән Кама шәһәре КФҮ (Мәктәп бульвары урамы, 2а йорт)

Дүшәмбе, пәнҗешәмбе - 9.00-12.00

Әлмәт шәһәре КФҮ (Герцен урамы, 86 йорт)

Пәнҗешәмбе 9.00 - 16.00, төшке аш 13.00-14.00

Яшел Үзән шәһәре КФҮ (Беренче май урамы, 14 йорт)

Пәнҗешәмбе 8.00 - 18.00, төшке аш 13.00-14.00

Лениногорск шәһәре КФҮ (Тукай урамы, 7 йорт)  

Пәнҗешәмбе 8.00 - 17.00, төшке аш 13.00-14.00 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International